Яңа ел каникулларында безне нинди чаралар көтә?
Яңа ел каникуллары тугыз көн – 31 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Бу ялларда район-шәһәрдә төрледән төрле чаралар узачак. Өйдә генә ятмагыз, аларда актив катнашыгыз, ди оештыручылар.
“Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда 17.00-18.00 сәгатьләрдә 30 декабрьдә “Күңелле каникуллар” спорт эстафетасы, 3 гыйнварда “Кышкы уеннар калейдоскопы” Яңа ел программасы, 4 – 6 гыйнварда төрле кызыклы, спорт уеннары уза. 7 гыйнварда “Раштуа очрашулары-2023” театрлаштырылган күренеше, 8 гыйнварда “Яңа ел ассортие” күңел ачу программасы безне көтә.
Иске Зәй яр буенда көндезге сәгать 11дә төрле чаралар оештырылачак. 3 гыйнварда “Яңа ел променады” уены, 4 гыйнварда “Кышкы уеннар” спорт бәйрәме, 5 гыйнварда “Салкын кар бөртекләре илендә” уен программасында, 6 гыйнварда “Раштуаны көткәндә” чарасы, 7 – 8 гыйнварда спорт уеннарында катнашырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев