Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәмендә һәркемгә дә җитә эш

Зәйлеләр һәм район кунаклары өчен бәйрәм чаралары Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Яңа ел яллары дәвамында көн саен оештырылачак.

28 декабрьдә үзәк чыршы янында «Яңа елны көткәндә» дип исемләнгән бәйрәм программасы тәкъдим ителә. Кыш бабай, Кар кызы тәбрикләүләре, төрле уеннар, концерт, сәүдә 19 сәгатьтә башлана. 

31 декабрьдә дә үзәк чыршы янәшәсендә үзенчәлекле бәйрәм тамашасы 19 сәгатькә билгеләнгән. 

3 гыйнварда 14 сәгатьтә күңел ачу программасы башлана. 

4 гыйнварда 19 сәгатьтә 90нчы еллар дискотекасы оештырылачак. 

6 гыйнварда 14 сәгатьтә ял паркында балалар һәм өлкәннәр өчен спорт бәйрәме үткәрелә. Биредә футбол уйнарга да, төрле уеннарда да ярышырга мөмкин булачак.

7 гыйнварда 17 сәгатьтә Раштуа бәйрәме уңаеннан тамаша тәкъдим ителә. 

Шулай ук районның һәр мәдәният учреждениесе Яңа ел ялларында төрле чаралар оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев