Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яңа бассейн тиздән ишекләрен ачачак

Яңа бассейн ачылырга аз вакыт калып бара.

Бу – Зәй өчен мөһим вакыйга. Әлеге спорт объекты йөзәргә теләгән кечкенә балалар һәм өлкәннәр өчен дә зур мөмкинлекләр ача. Бу көннәрдә биредә район башлыгы Разиф Кәримов булды.

-Проектның гомуми бәясе, төзелеш һәм җиһазларны да кертеп, 440 млн сум тәшкил итә. Төзелеш график буенча алып барыла, төзелеш эшләрен 1 июльгә тәмамлау бурычы куелды. Август башында бассейнны ачу планлаштырыла, - ди Разиф Кәримов.

Бассейн ике катлы. Икенче катта тамашачылар өчен балкон урнаштыру каралган. Беренче катта өлкәннәр бүлегендә 25 метр озынлыкта 6 йөзү юлы бассейны,

шулай ук 6х9 метр зурлыкта балалар бассейны да булачак.

Бассейнның тирәнлеге өлкәннәр өчен – 2 метр, ә балалар өчен бер метрга кадәр. Бассейнда зур һәм кечкенә йөзү урыннары, йөзәргә өйрәнеп кенә килүчеләр өчен коры йөзү бассейны, сауна, тренажер залы һәм спорт-сәламәтләндерү чаралары өчен кирәкле җиһазлар урнаштырылачак.

-Бассейн мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә яраклаштырылган. Икенче катка күтәрелү өчен лифт каралган. Инвалидларны суга төшерү җайланмасы балалар һәм өлкәннәр бүлегендә дә бар, – ди төзелеш участогы башлыгы Артур Адамян.

«Коры җылыну» залы олылар һәм балалар бассейны арасында урнашкан. Монда теләүчеләр физик культура белән шөгыльләнә алачак. Балалар һәм өлкәннәр зоналарында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым душ кабиналары һәм киенү бүлмәләре бар.

Бассейн шулай ук методик һәм уку дәресләре өчен биналарны, медицина һәм башка административ кабинетларны үз эченә ала.
Төзүчеләр зур эш башкарган инде. Төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган диярлек. Объект тулысынча электр һәм җылылык челтәрләренә тоташтырылган. Су белән тәэмин итү һәм су чыгару, интернет үткәрелгән.

-Хәзерге вакытта без барлык инженерлык коммуникацияләренең эшен тикшерәбез һәм парковка, шул исәптән инвалидлар өчен дә, койма һәм яшелләндерү булачак территорияне төзекләндерүгә керештек, – ди Артур Адамян.

Һичшиксез, яңа объект спорт сөючеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк. Биредә яшь спортчылар беренче дистанцияләрен йөзеп узачаклар. Гомумән, зәйлеләр күптән инде мондый бассейн турында хыяллана иде. Менә аларның хыялы тиздән тормышка ашачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев