«Ялта-Зәй»дә балалар «тугыз урамда» ял итә
17 июльдә «Ялта-Зәй» балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда өченче смена тантаналы төстә ачылды.
Бу сменада анда 320 бала ял итә. Әйдаманнар балалар ялын кызыклы һәм файдалы итү өчен төрле мавыктыргыч чаралар оештыра. Агымдагы ел Россиядә — Педагоглар һәм остазлар, Татарстанда — Милли мәдәниятләр һәм традицияләр, ә Зәй муниципаль районында Тынычлык һәм халыклар дуслыгы елы шигаре астында үтә. Шуңа бәйле рәвештә лагерьда унынчы юбилей сезоны «Осталар шәһәрчеге» дип атала. Һәм «Осталар шәһәрчеге» тугыз урамга бүленгән. Бу — иҗади һәм социаль юнәлешләрдәге тулы бер шәһәрчек. Балалар театраль, музыкаль, мультимедиа, әдәби, бию, видеограф, режиссерлык юнәлешләре буенча үзләрен сынаячак. Лагерьда һәр бала үсеш кичерә, ул киләчәктә үзе остазга әйләнеп, үзе белгән мәдәни мирасны башкаларга да өйрәтәчәк. Шулай ук биредә яшь спортчылар да ял итәргә килгән, алар ял итеп кенә калмыйча, тренировкаларда шөгыльләнә, алдагы ярышларга әзерләнә.
Өченче сменаны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова, яшьләр эшләре һәм мәгариф идарәләре башлыклары Ростислав Аладышкин, Эрнст Сәфәргалиев, мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Дина Коронова катнашты.
— Сез кыска вакыт эчендә тугыз урамнан торган тулы бер шәһәрчек төзегәнсез. «Ялта-Зәй» лагеренда балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Лагерьда ял итүчеләр сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп буш вакытларын да үткәрә ала. Агымдагы елда шәһәр-районда 5 меңгә якын бала төрле лагерьларда ял итә. Балалар ялын оештыруга бездә зур игътибар бирелә, киләчәктә дә балалар ялы өчен уңайлы шартлар тудыру өстендә эш дәвам итәчәк. Сезнең яхшылап ял итүегезне һәм яңа уку елына көч туплавыгызны телим, — диде чыгышында район башлыгы.
Һәр «урам»ның аерым төстә үз киемнәре булдырылган. Балалар әлеге якты, матур киемнәрдән әллә каян күренеп тора.
«Ялта-Зәй» директоры Белла Огурцова лагерьда балаларны бик күп кызыклы, мавыктыргыч чаралар көтүен ассызыклап, өченче сменаны ачык, дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев