Ялларда салкынча һава торышы һәм бераз кар явачак
Татарстанда бу атна ахырына кадәр салкынча һава торышы саклана.
Шимбә, 27 гыйнварда, бераз кар явачак. Урыны белән җиңелчә буран булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы −8..-13, көндез −4..-9 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе, 28 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бераз кар яварга мөмкин.
Киләсе атнада да явым-төшем булачак, сишәмбе көнне көчле кар яварга мөмкин дип фаразлый синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев