Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ялган әләк өчен суд хөкем карары чыгарды

Зәй шәһәр суды 31 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарган. Ул тормыш иптәше үлгәннән соң стресс хәлендә, бер танышына кечкенә улына каршы җинаять гамәле кылуда яла яккан.

Ачыкланганча, 2026 елның 26 мартында Зәй районы буенча эчке эшләр бүлегендә булган хатын-кыз янәсе шок хәлендә балага карата кылынган көчләү гамәлләре турында хәбәр иткән. Тикшерү күрсәткәнчә, мәгълүматлар расланмаган, җинаять эше кузгатудан баш тартылган. Яла ягучы хатын-кыз үзе җаваплылык тотарга мәҗбүр булган. 

“Гаепләнүче тулысынча гаебен таныды һәм хис-кичерешләр халәтендә  кешегә яла ягуын аңлатты. Зыян күрүченең дәгъвалары юк, элегрәк инде хатын-кыз аннан  гафу үтенгән”, - диләр судта.

Суд хатын-кызга карата эшне РФ Җинаять кодексының 306 маддәсе 2 өлеше буенча  квалификацияләде һәм йомшартучы шартларны исәпкә алып, 30 000 сум штраф билгеләде.

 Хөкем  карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев