Ялга кайткан хәрби: «Мине анда безнең егетләр көтә!»
Сарсазбагражлылар махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдаш егетләрен олы юлга чыгар алдыннан фатиха биреп бергәләп озата. Бу инде бер күркәм традициягә керде. Шулай ук мәктәп укучылары, яшьармиячеләр дә әләмнәр күтәреп, авылның шундый батыр уллары белән горурлануларын белдереп, укытучылары белән бергә хәрбиләрне озатырга чыга.
«Черный» позывное белән әлеге хәрби өлешчә мобилизация кысаларында узган елның сентябрь аенда чакырылган иде. Бу егет яшьтән үк тырыш булып үсеп, Ватан алдында хәрби бурычын үтәде, мобилизация игълан ителүнең беренче көннәрендә үк илебез иминлеген сакларга китте. Ул икенче мәртәбә ялга кайтты.
— Ялым бик тиз үтеп китте, әмма китәргә кирәк. Мине анда безнең егетләр көтә. Беребез килә, икенчебез ялга кайта. Без кирәкле барлык әйберләр белән дә тәэмин ителгән. Гуманитар ярдәм якташларыбыздан килеп тора. Без хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче һәркемгә рәхмәтле. Җиңү безнең якта булачак! — диде хәрби.
Санаулы көннәр бик тиз үтә шул. Әлбәттә, аерылышасы килми, шулай да, китәргә кирәк. Авыл халкы хәрбигә исән-сау әйләнеп кайтуын, фәрештәләрнең саклап йөртүен теләде. Ул үзе дә озатырга килгән һәркемгә кочаклап рәхмәтләрен җиткерде.
— Махсус хәрби операциядә катнашучы һәр егетебезне авыл халкы белән каршы алып, бергәләшеп озатып калабыз. Бу егетләр безнең иң көчле, тырыш укучыларыбыз булды. Алар инде хәзер чын ир-егетләр. Без хәрбиләребезнең барысын да көтәбез, авылның киләчәге алар кулында, — ди педагогик хезмәт ветераны Александр Биканов.
Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев җыелган халык алдында чыгыш ясап, егеткә олы юлга кузгалыр алдыннан теләкләрен җиткерде.
— Бүген без махсус хәрби операциядән ялга кайткан тагын бер егетебезне озатабыз. Авыл халкы хөрмәт итә һәм ярата сезне. Иң мөһиме — исән-сау кайтыгыз, үзегезне саклагыз! Менә шулай бергә-бергә тагын сезне каршы алырга язсын, — диде Павел Николаевич.
Хәерле юллар! Туган якта сезне көтәләр, алда шундый яңа шатлыклы очрашулар көтсен!
#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев