Ялга кайткан хәрби егет маскировка челтәрләре үрүче авылдашлары янында булды
Чыбыклыда маскировка челтәрләре үрүчеләр янына ялга кайткан хәрби егет килде.
Илнур — Чыбыклы егете. Мобилизация буенча чакырылыш башлангач, ул иң беренче төркемдә ил сагына басты. Фельдшер белгечлеген алган егет махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта көрәшә. Шул ук вакытта ул сугышчан дусларына, медицина белгече буларак, беренче медицина ярдәме дә күрсәтә. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен дәүләт һәм Оборона министрлыгы медальләренә лаек булган.
Чыбыклы авылы клубында күптән түгел махсус хәрби операция зонасына җибәрер өчен маскировка челтәрләре үрә башладылар. Челтәр үрүче хатын-кызлар бар тырышлыгын Ватаныбыз сагында торучы егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен куя. Һәр тасманы догалар әйтеп үрәләр, күңелләре тулган вакытта җыр сузып, сагышларын басалар.
Маскировка челтәрләре үрүчеләр Илнурны чәй өстәле әзерләп көтеп тордылар. Әлбәттә, ул клуб ишеген ачып керүгә һәрберсенең күзләре яшьләнде. Чәй табыны артында апаларның Илнурга сораулары да бик күп булды. Эчкерсез үзара сөйләшү булды. Апалар әзер челтәрләр эченә солдатларга дип күчтәнәчләр дә төреп җибәрә.
— Үрелгән челтәр эченә сезнең өчен иң кирәкле әйберләрне төреп җибәререгә тырышабыз. Ә солдатлар өчен иң мөһиме нәрсә ул? — дип кызыксынды апалар.
Илнур иң беренче чиратта аларга дымлы салфеткалар, эчке кием, термоноскилар кирәк булуы турында әйтте. Ул шулай ук хәрби зонада маскировка челтәрләренең гомерләрне саклап калуын ассызыклап, бу игелекле эшкә алынучыларга рәхмәтен белдерде.
Ә апалар, авылдашлары Илнурның, барлык егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп озатып калдылар. Әниләр догасы саклап йөртсен сезне, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев