«Ялчыгол укулары»нда катнашучылар Куш-Елгага килде
Бүген Зәйдә олуг мәгърифәтче, киң кырлы остаз Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республика укуларына күренекле якташларыбыз, дин әһелләре, республиканың җитәкче вәкилләре килде.
Кунаклар “Таҗетдин Ялчыгол мирасы буенча эзләнүләр һәм аларның тарихи әһәмияте” исеме астында узучы фәнни-гамәли конференциягә кадәр Имәнлебаш авылында Таҗетдин Ялчыголның каберен зиарат кылды, Зәй сусаклагычы яр буена экскурсия ясап, күзәтү мәйданчыгы, Иске Зәйдәге мәчеттә урнашкан Ялчыгол музее белән танышты.
Аннан соң кунаклар Куш-Елга авылына килде. Биредә Ялчыгол нәсел дәвамчылары каберен зиарат кылу, “Хәзрәт чишмәсе”ндә булу, авыл мәдәният йорты каршында күргәзмәләр белән танышу каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев