Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Яктылык һәм җылылык өләшүчеләр

Өйләребездә, эш урыннарында ут бетсә, без һәрвакыт югалып калабыз. Электр булмаса, тормыш туктап калган сыман тоела. Дөрестән дә, ут сүнсә, без ике кулсыз калгандай булабыз.

Энергетиклар көне уңаеннан шәһәр-районыбызда яшәүчеләрнең йортларын электр белән тәэмин итеп, тормышыбызны яктырак, уңайлырак һәм җылырак итүче һөнәр ияләре белән таныштырырга булдык. 

Дамир Мөхетдинов Түбән Кама электр челтәрләренең Зәй филиалында 16 ел хезмәт куя. Ул — машина йөртүче. Багана, генераторларны урыннарга илтә, кирәкле материалларны предприятиегә алып кайта. Районда узучы зур бәйрәмнәр Дамир Сәүбәновичның тырышлыгыннан башка узмый. Ул район Сабантуе, Питрау бәйрәмнәрен үткәрү өчен генераторны машинасы белән алып чыга. Хәтта Казанда БРИКС илләре уеннарын уздыруга да җаваплы хезмәткәрне җибәргәннәр. 

—Дамир Сәүбәновичны предприятиебезнең универсалы дип әйтергә була. Аңа теләсә нинди җаваплы эшне ышанып тапшырабыз. Кирәк икән ул үз "КамАЗ«ыннан тыш, башка машиналарга да утырып эшкә чыгып китә, кышын аварияле ситуацияләр булганда «Буран» белән тизрәк төгәлсезлекләрне бетерергә ашыга, — ди аның турында Түбән Кама электр челтәрләренең Зәй филиалы баш инженеры Евгений Михайлов. 

Ә хезмәтен яратып башкара ул. 

—Коллектив бердәм, җитәкчелекнең ярдәмен тоеп эшлибез. Предприятиебездә эш кешесе өчен барлык уңайлы шартлар да тудырылган. Гаражыбыз җылы, төшке аш, душ коену бүлмәләре бар. Теләгән кеше «Балкыш» санаторенда ял итә ала, — ди Дамир Сәүбәнович. 

Ләкин аның өчен иң яхшы ял — ул елга буенда балык тоту. 

Дамир Югары Лоҗы авылында туып үскән. Бигеш урта мәктәбен тәмамлаган егет армия хезмәтенә барганчы хәрби комиссариат аша машина йөртүче һөнәренә укый. Һәм аны гомерлек һөнәре итеп сайлый. Тормыш иптәше Лариса Васильевна «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Икесе дә тырыш, уңган алар. Матур гаиләдә кызлары Алсу үскән. Алсу бүгенге көндә Чаллы дәүләт педагогика университетында укыта. 

Дамир Сәүбәнович яраткан гаиләсе, яраткан хезмәте булу белән бәхетле. Ул сайлаган һөнәренең авырлыгына зарланмый, хезмәтен ярата һәм аның ярдәме таләп ителгән шалтыратулардан һәм тиз арада җыенып шунда чыгып китүләрдән башка тормышын күз алдына да китерә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев