Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яктыкүллеләр “Театр призмасы аша батырлык” конкурсына кушылды

Якты Күл авылы үзешчәннәре “Театр призмасы аша батырлык” район конкурсы кысаларында Ю. Иванов белән В. Карасевның “Соңгы фотография” пьесасын сәхнәләштерделәр.

Спектакльдәге вакыйгалар милициянең яшь дуслары бүлмәсендә бара.

...Активист, милициянең яшь дуслары клубы рәисе Светлана Җиңү көненә стенд әзерли. Уникаль фронт фотоларын җыя. Балигъ булмаганнар эшләре буенча җинаятьчеләрне эзләү инспекторы Сергей  Воронин профилактик әңгәмә өчен  мәктәп җыештыручы Поля түтине рәнҗетүче  ике хулиганны - Борис һәм Володьканы чакыра. Әңгәмә барышында Полина Петровнаның Бөек Ватан сугышы ветераны булуы һәм күп орден-медальләр белән бүләкләнүе ачыклана. Балалар үз гаепләрен аңлап, Поля түтидән гафу үтенәләр һәм аның белән истәлеккә фотога төшәләр...

Рольләрне Рафаиль Хәмидуллин (Воронин), Пелагея шугулева (Поля түти), Виктория Чекашова (Светлана), Владислав Никитин (Володька), Илнар Шугулев (Борис)  оста итеп уйнадылар. Спектакльнең режиссеры -  мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев