Яктыкүллеләр өстәл теннисы буенча ярышта җиңү яулады
13 декабрьдә «Энергетик» Мәдәният сараенда «Сәламәтлек-2025» спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Ярышлар Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырылды. Анда авыл җирлекләре командалары үзләрен сынады.
Нәтиҗәләр буенча Якты Күл авыл җирлеге командасы җиңү яулады. Сәвәләйлеләр - II, дүртмунчалылар III урында. Шәхси зачетта ир-атлар арасында Дүрт-Мунчадан Марс Корычбаев беренче урынны алды, Сәвәләйдән Иван Аюкин белән Денис Смирнов икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Хатын-кызлар арасында яктыкүллеләр Дарья Шугулева, Людмила Милькова, Лина Хәйруллина призлы урыннарда.
Фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев