Яктыкүллеләр якты эшләре белән тормышны бизәп яши (семинардан фоторепортаж)
Зәй районында авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинарларын үткәрү яхшы традициясе яшәп килә. Бу беренчедән җирлек башлыкларына үз территорияләрен даими төстә контрольдә тотып, җитешсезлекләрне бетерүгә йөз тотуга стимул бирсә, икенчедән бер җирлекнең икенче җирлек эшчәнлеге турында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да.
Бүген шундый семинар Якты Күл авыл җирлегендә узды. Биредә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация күзәтү, танышуларны, җирлек үзәгеннән шактый читтә урнашкан Утяшкино авылыннан башлады.
Үрдәкләр үз иткән җирлекне кешеләр дә яраткан
Утяшкино авылында бүгенге көндә 40 кеше исәптә тора икән. Авыл кечкенә булса да, табигатьнең матур кочагына, җиләкле тау битенә сыенып урнашкан саладан йорт-җирле булып җәйләрен биредә уздырырга теләүчеләр шактый икән. Кече авыл тарихы белән чын-чынлап кызыксынган, актив ханым Ирина Куликова биредә Бөек Ватан сугышында катнашканнарның якты хатирәсен мәңгеләштерүдә башлап йөрүчеләрдән.
“Авылга XVIII гасыр азагында Себер ягыннан күченеп килүчеләр тарафыннан нигез салынган. Кыр үрдәкләре үз иткән бу җирләрне кешеләр дә яраткан һәм аңа Уткино, дип исем биргәннәр. Ә вакыт үтү белән исем йомшара барып Утяшкинога әйләнгән. Бөек Ватан сугышы чорында шушы урыннан 137 кеше фронтка киткән, шуларның 89ы яу кырында ятып калган”, - дип сөйли Ирина ханым.
Хәзер авыл халкы кызыксынуы белән Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә махсус мемориал булдырылган. Биредә сугышта һәлак булганнар да, туган җирләренә кайтып илне төзекләндерүгә өлеш керткәннәр турында да мәгълүмат тупланган.
Утяшкино авылы хәзерге вакытта фермерлык эшчәнлеге, район Советы депутаты буларак хәйрия чараларында актив катнашучы Геннадий Маленков белән дә билгеле. Мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнүче фермер әби-бабасы, әти-әнисе нигезен тергезеп биредә төпләнергә карар кылган.
“Моннан ун ел элек Әлмәт шәһәреннән үзебезнең нәселнең төп нигезенә кайттым. Бер туганыбыз нәселле кәҗәләр асрау белән мавыга иде. Шуңа карап мин дә кәҗәләр асрап, сыр эшләүгә керештем. Ковид чорында бу эш катлауланды, чөнки продукцияне реализацияләү авырлашты, шул сәбәпле мөгезле эре терлеккә күчтем. Башта бер-ике сыердан башлаган идем, хәзер инде 8 баш сыер, 20 баш үгез малы бар. Бүген менә бер сыерым бозаулады, хәзер бәләкәчләр саны да бишкә җитте”, - дип елмая фермер.
Аның элеккеге колхоз гаражларыннан үзгәртелгән складлары бар, 20 гектар мәйданда печән, терлек азыгы үстерә. Ике трактор белән бар эшне үзем һәм бер ярдәмчем башкарабыз, ди Геннадий Петрович. Сыерларын махсус аппаратлар белән савып, сөт ризыклары әзерләп авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатарга да, хуҗалыгында яшелчә-җиләк җимеш үстерергә дә, терлекләрне карарга да өлгерә ул. Вакыт-вакыт ул үзенә ярдәмгә политехник колледжда укучы улы килүен дә әйтә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белдерүенчә, авыл җирлегендә үз эшен алып баручыларга төрле программалар бар. Кече фермерлык хуҗалыгын менә шулай алып баручы Геннадий Маленков бу уңайдан күпләргә үрнәк, ди ул.
Гөрли, үсә Якты Күл
Семинар эше исә якты Күл авылында дәвам итте. Биредә дәүләт программасы буенча курслар үтеп, халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү эшенә керешкән яңа белгеч белән фельдшер – акушерлык пунктында танышу да, авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтүче гаилә эшчәнлеге дә, яшь буынның патриотик рухта тәрбияләнүе дә игътибарга алынды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр матур чыгышлары белән каршы алса, мәктәп театры үзенчәлекле спектакле белән хозурландырды. Мәктәптә махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм чараларында балаларның кулдан килгәнчә булышулары хакында сөйләделәр. Алар солдатларга эчке киемнәр дә тегә, окоп шәмнәре дә ясый, хатлар да яза. Ә авыл мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләр командасы эшли.
- Безнең унике кешелек волонтерлар бригадасы ике сменага бүленеп челтәр үрәләр. Узган елның ноябрь аеннан алып 93 сетка үрдек, ә декабрьдән башлап окоп шәмнәре дә ясыйбыз. Бүгенге көндә хәрби опреациядә катнашучы егетләребез фотоларыннан махсус стенд булдырдык, - дип сөйли клуб мөдире Татьяна Егорова.
Соңыннан семинарда катнашучылар пленар утырышта күргәннәргә йомгак ясадылар.
- Һәр җирлек үз табигате, үзенең эшчән халкы белән матур. Тиздән татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлары җитә, шуңа да үзебез яшәгән территорияне кайткан кунакларга бар матурлыгы белән күрсәтик. Җирлекләребез кече авылмы, зурмы тәртиптә булсын һәм әлбәттә куркынысчызлык чараларына игътибарлы булыйк, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев