Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якты Күлдә тыл хезмәтчәннәренә Җиңү көне уңаеннан бүләкләр тапшырдылар

Якты Күл авыл җирлегендә Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан тыл хезмәтчәннәренә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

20 апрельдә авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мөхтәров, хәрби комиссариаттан Иван Шугулев тыл хезмәтчәннәре Мария Соловьева, Анна Уварова, Анастасия Медведева, Анастасия Антипованың өйләренә барып, якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котладылар.

-Бөек Җиңү өчен көрәш фронтта гына түгел, тылда да барган. Ачлыкны, ялангачлыкны күргәнсез, әмма түзгәнсез, сабыр булгансыз. Сезнең фидакарьлегегез, тырыш хезмәтегез бүгенге буын өчен үрнәк һәм беркайчан да онытылмаячак, - диде җирлек башлыгы.

Фотолар авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев