Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Якты Күлдә тыл ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Якты Күл авылында яшәүче Мария Соловьевага 95 яшь тулды.

Мария апаны олы юбилее белән авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтәров, авыл мәдәният хезмәткәрләре, автоклуб хезмәткәрләре өенә барып котлады.

Мария апаның да балачагы, үсмер вакытлары бик авыр вакытларга туры килгән. Ул чор кешеләре барысы да тормышның авыр, михнәтле чорын күргән буын һәм инде бик күпләргә гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар.

Ул гомер буе колхозда терлечелектә эшләгән, алдынгы сыер савучыларның берсе булган.

Яшьлеге авыр сугыш еллары белән бәйләнеп, шактый нужалар аша узса да, Мария Андреевна — михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткән хөрмәтле тыл ветераннарыбызның берсе.

Автоклуб һәм мәдәният хезмәткәрләре ветеранрны юбилейлары белән котлап, иң матур җырларын бүләк иттеләр. Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырдылар. Юбиляр барлык кунакларга җылы теләкләре өчен зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев