Якты Күлдә маскировка челтәрләре үрүчеләр янында хәрби егет булды
Хәрби егет авыл волонтерлары кебек гади халыкның ярдәме көч һәм җиңүгә ышаныч бирүен билгеләп үтте.
Якты Күлдә маскировка челтәре үрә башлауга ике ел тулды. 2023 елның 20 ноябрендә Якты Күл авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен маскировка челтәре үрү эшенә керештеләр.
Яктыкүллеләр Ватаныбыз иминлеге сагында торучы ир-егетләргә төрле яклап ярдәм күрсәтеп килә. Челтәр үрүчеләр янында еш отпускага кайткан хәрбиләр була. Алар әлеге игелекле затларга рәхмәт әйтер өчен килә.
Челтәр үрүчеләр янына бу көннәрдә тагын бер хәрби егет килде.

Хәрби хезмәткәр үз тәҗрибәсе, алгы сызыкта Россия солдатлары очраша торган авырлыклар һәм сынаулар турында сөйләде. Шулай ук патриотизм һәм дуслык турында да сөйләштеләр, авыл волонтерлары кебек гади халыкның ярдәме көч һәм җиңүгә ышаныч бирүен билгеләп үтте.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев