Якты Күлдә балалар өчен күңел ачу чарасы узды
Балаларны урамда уйнап, ярышып кергәннән соң, чәй табыны көтте.
4 гыйнварда Якты Күл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта балалар өчен күңел ачу сәгате узды.
Балалар кышкы эстафеталарда катнаштылар, табышмакларга җавап таптылар. Ахырдан барысы бергә чәй эчтеләр. Чарада катнашып, барысы да шатлык һәм яхшы кәеф алдылар.
Фотолар авыл мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев