Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Якты Күл мәктәбендә хәрби егет белән очрашу узды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Якты Күл егете әлеге белем бирү учреждениесен тәмамлаган, шуңа күрә очрашу да аеруча истә калырлык һәм дулкынландыргыч булды.

Хәрби егет укучыларга сугышчыларга туган яктан еракта якташларының ярдәме никадәр мөһим булуы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, туган яктан килгән балалар хатлары, гуманитар ярдәм аларның күңелен җылыта, көч бирә. Шулай ук очрашуда патриотизм, армиядә хезмәт итү, Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү зарурлыгы турында сөйләштеләр.

«Моннан тыш, әңгәмә барышында мәгълүмати сугыш темасы да күтәрелде. Укучылар бүген үз илебезнең тарихын яхшы белү мөһим икәнен аңладылар. Нәкъ менә тарихны белү интернет киңлекләрендә таратыла торган фейклардан дөрес мәгълүматны аерырга мөмкинлек бирәчәк. Укучылар хәрби абыйларын кызыксынып тыңладылар һәм төрле сораулар бирделәр», — ди Якты Күл мәктәбе директоры Гөлүсә Мохтарова.

Фотолар мәктәптән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев