Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якты Күл балалары рәсем аша террорчылыкка каршы булуларын күрсәттеләр

Зәй районы мәдәният хезмәткәрләре террорчылыкка каршы көрәштә балаларның һәм яшүсмерләрнең уяулыгын арттыру максатында даими рәвештә аңлату эшләре алып бара.

Күптән түгел Якты Күл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Террорсыз дөнья» дип аталган рәсемнәр конкурсы оештырдылар.
Балаларга башта «терроризм» һәм «экстремизм» сүзенең нәрсә аңлатканын, шикле әйберләр табылганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук үз-үзеңне контрольдә тотарга кирәклеге турында да сөйләшү булды.


-Террорчылык белән көрәшү генә түгел, аны алдан кисәтү зарур. Халыклар дуслыгы, үзара хөрмәт һәрвакыт өстен булырга тиеш. Мондый чаралар балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлек, гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тәрбияли, — ди Якты Күл мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова.


Фото мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев