Якташыбызга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде
Зәй кызы, Казан шәһәр филармониясе солисткасы Светлана Минеева (Ясмин) Татарстанның атказанган артисты булды.
Светлана Минеева Зәй шәһәрендә туып-үскән. Зәйдә оешкан «Илһам» төркемендә җырлый. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын кызыл дипломга тәмамлый. Нечкә күңелле, музыканы тою сәләте булган Ясмин үзе дә көйләр иҗат итә, җырлый, төрле бәйгеләрдә катнаша. 2001-2009 елларда Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның иҗат төркемендә эшли. Һөнәри яктан тагын да остару максатыннан, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Әлеге уку йортын тәмамлагач, Светлана Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнаша.
Без Светлананы дәрәҗәле исем алуы белән котлап, иҗатында уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев