Якташыбыз Хатыйп Миңнегулов “Ел татары – 2025”тә бүләкләнде
Бу көннәрдә Казан Кремлендә “Миллиард.Татар” басмасының “Ел татарлары – 2025” премиясен тапшыру тантанасы булды.
Басма премияне 2022 елдан бирле бирә. Ул милли мәдәният, фән, спорт һәм башка өлкәләрне үстерүгә өлеш керткән татарларга тапшырыла.
Быел “Ел татары – 2025” премиясенең “Без булдырабыз!” махсус номинациядә җиңүчеләр арасында якташыбыз, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе, милли җанлы олпат шәхес Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов та бар. Аны бу бүләк белән чын күңелдән тәбриклибез.
Хатыйп Миңнегулов телебезне, мәдәни мирасыбызны саклауга чиксез зур өлеш кертә, аның хезмәте бәяләп бетергесез. Без өлкән яшь булуына карамастан, милләтебезгә хезмәт итүче якташыбыз белән горурланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев