Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташыбыз - ТАССР телевидениесен оештыручыларның берсе

21 ноябрьдә Бөтендөнья телевидение көне билгеләп үтелә. Якташыбыз Михаил Долгов — Татарстанда телевидение тапшыруларын оештыручыларның берсе.

Зәй җире талантлы шәхесләргә бик бай. Кайсы гына өлкәне алма — спорт, фәнни, журналистика, медицина, педагогика булсынмы, иҗатмы — Зәй төбәгенең илебезгә биргән сәләтле шәхесләре бихисап.

21 ноябрьдә Бөтендөнья телевидение көне билгеләп үтелә. Якташыбыз Михаил Филиппович Долгов — Татарстанда телевидение тапшыруларын оештыручыларның берсе.

Ул 1913 елның 27 августында районыбызның Сәвәләй авылында туган. 1937 елда комсомол юлламасы буенча Ленинград совет төзелеше институтын тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлеген ТАССР Халык Комиссарлары Советының совет төзелеше мәктәбендә укытучы булып башлый. Шул вакытта Михаил Филиппович совет партия һәм дәүләт эшлеклесе Салих Батыев белән таныша, алар якын дусларга әйләнәләр, ә соңрак баҗайлар булалар. Михаил Фәүзия исемле кызга өйләнеп, алар ике бала — Неля һәм Шамилне үстерәләр.

Михаил Филипповичны 1941 — 1946, 1973 — 1975 елларда партия эшенә билгелиләр. Үзен булдыклы, тырыш итеп күрсәткән белгеч 1946–1952 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиокомитет рәисе итеп эшкә билгеләнә. Җитәкчелек аңа җаваплырак эшләрне тапшырырга мөмкин булуын аңлый. Һәм яңа эш, яңа урын... 1953–1955 елларда КПССның Казан шәһәр комитетында бүлек мөдире. 1955–1958 елларда хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1958–1962 елларда, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитеты рәисе буларак, ТАССР телевидениесенең матди-техник базасын булдыру белән җитәкчелек итә. 1958 елда алты автономияле милли республиканың «Волга һәм Урал арасында» берләшкән радиожурналы эфирга чыга. Проектның инициаторы -Татар радиокомитеты җитәкчесе Михаил Долгов.

«Мәскәү рөхсәтен алгач, башка республикаларның радиокомитетлары рәисләре белән шатлыгыбызны уртаклаштык. Уртак очрашу турында килештек. Ул беренче тапшыру эфирга чыкканчы ике атна алдан булды. Журналның исеме шул киңәшмәдә туды. Казан радиостанциясе аша тапшырулар алып барырга карар иттек. Бу иң көчлесе иде», — дип искә ала ул.

1963-1973 елларда Михаил Долгов КПССның Татар өлкә комитеты нәшрияты директоры итеп билгеләнә. 1963 елда яңа директор оешманы дотация разрядыннан табышлыга, ә киләчәктә партия разрядына күчерергә өлгерә. Технологияләрне камилләштереп, җитештерүне рациональләштергәннән соң, ул КПСС өлкә комитетына газета-журналлар нәшриятын партиздательство системасына кабул итүне сорап мөрәҗәгать итә. Икенче тапкыр мөрәҗәгать итүдән соң, аның үтенече кабул ителә һәм 1969 елда административ биналы газета-журнал типографиясе комплексы төзелә башлый. 1971 елның август — декабрендә технологик җиһазлар урнаштырыла, ә 1972 елның гыйнварыннан җирле газеталар басыла башлый. Җыю һәм журнал цехында җиһазлар монтажлана, 80 фатирлы нәшрият торак йорты тапшыруга әзер була.

Тырыш, намуслы хезмәтләре өчен Михаил Филиппович «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Язма Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова материалы буенча эшләнде.

Фотолар туган як тарихын өйрәнү музееннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев