Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Якташыбыз Никифор Тукмачевның яңа китабы дөнья күрде

Күптән түгел күренекле якташыбыз Никифор Тукмачевның “Сандугач үксүе” дип аталган китабы басылып чыкты.

Никифор Тукмачев  Зәй районының Югары Баграж авылында туган. Гомеренең байтак еллары Түбән Кама шәһәре белән бәйле булса да, шигырьләре туган төбәген, аның елгаларын, тауларын, чишмәләрен сагыну белән өртелгән. Шигъри сүз тәмен, бар нечкәлекләрен белеп язучы чын шагыйрь ул.

Никифор Тукмачев медицина тармагына 44 ел гомерен багышлаган. Ул невропатолог һәм психиатр булып эшләгән. Хезмәтендә югары күрсәткечләргә ирешеп, майор дәрәҗәсендә эчке эшләр органнары карамагындагы махсус учреждениедән отставкага чыккан.

 «Сандугач үксүе» китабын  бастыруда зәйлеләр дә үз өлешен кертте. Бу эшне районда Вениамин Князев һәм Илья Батаев оештырдылар. 

Җыентыкта якташыбызның 300дән артык шигыре тупланган. 

“Сандугач үксүе” – авторның өченче китабы. Моңа кадәр аның “Гомерем Питраулары”, “Таң суы” исемле китаплары дөнья күргән иде.

Китабын бастыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә автор зур рәхмәтен белдерә. «Сандугач үксүе» җыентыгы шәһәр һәм район китапханәләренә бүләк ителә.

автор фотосы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев