Якташыбыз Мансур Хәсәновның юбилеена багышланган халыкара фәнни конференция үтә
Иртәгә, 25 июньдә якташыбыз, күренекле галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нигезен булдырган һәм аның беренче президенты Мансур Хәсәновка исән булса 95 яшь тулган булыр иде.
Әлеге күркәм юбилей датасы уңаеннан Казанда “Мансур Хәсән улы Хәсәнов: дәүләт эшлеклесе, галим һәм фәнне оештыручы” дип исемләнгән халыкара фәнни конференциясе эше башлана. Чараны Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештыра. Анда галимнең туган җире Зәйдән, Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә директоры Сәрия Батршина катнаша.
Мансур Хәсәнов (1930-2010) — татар фәне тарихында күренекле шәхес, бөтен гомерен туган төбәгенең фәнни һәм мәдәни потенциалын үстерүгә багышлаган белгеч. Ул галим һәм фәнне оештыручы гына түгел, ә Татарстанның заманча фәнни инфраструктурасын булдыруда төп роль уйнаган (шул исәптән 1994 елда оештырылган Татар энциклопедиясе институтының оештыручысы һәм беренче директоры буларак) дәүләт эшлеклесе дә иде.
Конференциянең максаты – төбәкнең совет чорындагы һәм совет чорыннан соңгы вакыттагы фәнни-оештыру модельләрен торгызу һәм үстерүнең актуаль проблемалары турында фикер алышу, заманча дәүләт сәясәте контекстында төбәкнең фәнни бурычларын билгеләү механизмнарын һәм практикаларын карау, үзгәрүче сәяси һәм социаль-икътисади шартларда фәнни институтларны тотрыклы рәвештә торгызу өчен традицион алымнарны яңадан карау һәм яңа алымнар булдыру мәсьәләләрен, төбәкара һәм халыкара фәнни хезмәттәшлек проблемаларын өйрәнү.
Россия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан 100гә якын спикер конференциядә катнашачак дип фаразлана. Чаралар 25 июньдә 8:00 сәгатьтә Казанның Арча зиратында М.Х. Хәсәнов каберенә чәчәкләр салу тантанасыннан башлана. 9:30 сәгатьтә юбилей күргәзмәсе эшли башлый, анда галимнең тормыш юлын яктыртучы сирәк документлар һәм фотосурәтләр тәкъдим ителәчәк. Соңыннан югары дәрәҗәле кунаклар катнашында пленар утырыш узачак.
Программа кысаларында фәнни форумның рәсми кунакларына юбилей уңаеннан институт тарафыннан махсус әзерләнгән бүләк басмалары: “Мансур Хәсәнов белән диалоглар” китабы, “Зәй муниципаль районы: энциклопедик очерклар” китабы, конференция материаллары җыентыгы тәкъдир ителәчәк.
“Мансур Хәсәнов белән диалоглар” китабы галимнең улы Булат Хәсәновның әтисе белән моңарчы беркайда да басылып чыкмаган интервью материаллары буенча әзерләнгән уникаль басма булып тора. Аларда Мансур Хәсәнович үзенең тормыш юлындагы мөһим вакыйгалар турында сөйли һәм республиканың, татар халкының меңьеллык чигендәге язмышы, мәдәнияте турында уйлана. Галим үзенең әңгәмәләрендә балачагын һәм яшьлеген, үзе белән аралашырга туры килгән кешеләрне искә ала. Китап материалы Мансур Хәсәновның күп кенә шәхес сыйфатларын, аның дөньяны тою табигатен, аның карашын һәм XX гасырның икенче яртысында Татарстан Республикасында барган төп вакыйгаларга бәя бирүен ачарга мөмкинлек бирә.
Конференция 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев