Якташыбыз Илнур Хәйбуллин елның иң яхшы тренеры булып танылды
Илнур Нурисламович “Татарстан Республикасының ел спортчысы-2024” бәйгесендә “Олимпия уеннарына кертелмәгән спорт төре буенча иң яхшы тренер” номинациясендә җиңү яулады.
Ул – Россиянең атказанган тренеры.
Илнур Хәйбуллин Зәйдә туып үскән. Яшьтән көрәш белән мавыккан. Аның беренче тренеры – мәрхүм Азат Хәйруллин. Аннан Илсур Зыятдинов кул астында шөгыльләнә.

“Мине Илсур Рәисович келәмгә чыгарды, күп нәрсәгә өйрәтте. Чаллыга килгәч, Рәкыйп Фәйзуллинда шөгыльләндем”, - ди ул.
Илнур Хәйбуллин - дөньякүләм ярышлар титулы иясе, Россиянең атказанган спорт мастеры Радик Сәлаховның тренеры. Радик та “Татарстан Республикасының ел спортчысы-2024” бәйгесендә Олимпия уеннарына кертелмәгән спорт төрендә ир-егетләр арасында иң яхшы спортчы дип билгеләнде.
Аларны зур җиңүләре белән котлап, алга таба да уңышлар, яңа үрләр яулауларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев