Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Якташыбыз «Ядәч! Истә!» фильмында уйный

14 сентябрьдән Татарстан режиссеры Байбулат Батулланың «Бери да помни» («Ядәч! Истә!») фильмы прокатка чыга.

Фильмда якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лау-реаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла да уйный. Ә фильмның режиссеры — аның улы Байбулат Батулла.

Фильм Балык Бистәсе районының Кече Әшнәк авылында төшерелгән. Кечкенә малай Илһамның җәйге каникуллары әбисе белән бабасы янында үтә. Батулла анда авыл карты булып уйный. Бабасы оныгын борынгы уеннарга өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев