Якташыбыз Динә Хөснетдинова фигуралы шуу буенча “Россия Гран-при” ярышларында бронза яулады
Тумышы белән Зәй районы Аксар авылы кызы өчен бу өлкән фигуралы шуучылар арасында дебют чыгышы иде.
Магнитогорскта “Звезда Магнитки” дип исемләнгән фигуралы шуу буенча “Россия Гран-при” ярышларының беренче этабы узды. Бронза медальне тумышы белән Аксар авылыннан булган Динә Хөснетдинова яулады, ул Зәй шәһәренең “Яшьлек” спорт мәктәбендә фигуралы шууда беренче адымнарын ясаган бала. Динә өчен бу ярыш әле өлкәннәр дәрәҗәсендәге бәйгедә беренче чыгыш иде, августта ул легендар тренер Этери Тутберидзе төркеменә күчте. Ярышларда Динә ике тапкыр өчле аксельне зур төгәллек белән искиткеч башкарды. Ә бу фигуралы шууда катлаулылыгы югары булган элементлар, алар спортчыдан гаять зур көч һәм контроль таләп итә. Афәрин, Динә!

Фотолар Россиянең фигуралы шуу федерациясе сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев