Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Якташларыбыз илебезгә тугрылыклы хезмәт итә

Чыгышы белән Зәй районы Югары Шепкә авылыннан булган Фатих хәзрәт Хуҗин Мәскәүдә узган 9 май уңаеннан парадта илебез сагында торучы хәрбиләр белән очрашкан.

Ул аларга илебез бөтенлеген саклаудагы тырышлыклары өчен рәхмәт белдереп, исән-имин туган төбәкләренә әйләнеп кайтуларын теләгән. Аларның исәнлекләре өчен дога кылган.

Шул ук көнне Фатих хәзрәт Хуҗин Мәскәүдәге ТР Рәисенең вәкаләтле вәкиле белән берлектә, татар милләтеннән булган Бөек Ватан сугышы ветеранының өенә барып җөмһүриятебез башлыгы котлавын җиткергәннәр, бүләк тапшырганнар.

Марсель Хуҗин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев