Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Якташ язучыга А. Алиш премиясе бирелде

Бу көннәрдә “Зәй офыклары” газетасы белән тыгыз элемтәдә торучы якташ язучы Рухия Ахунҗановага Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премия бирелде.

Язучыны әлеге бүләккә Әлмәт язучылар бүлеге тәкъдим иткән.

Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе авторларга балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә. Аны 1990-елларда балаларга атап иҗат ителгән әсәрләр өчен «Ялкын» журналы редакциясе булдырган. 1996 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Абдулла Алиш исемендәге премия гамәлгә куела.

Рухия Ахунҗанова әлеге премия лауреатларының 41нчесе.

Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова 1959 елның 20 июнендә Татарстан Республикасының Зәй районы Имәнлебаш авылында туа, бүгенге көндә ул Сарман районы Җәлил бистәсендә яши. Аның тәүге шигыре нәкъ менә безнекң «Зәй офыклары» газетасына кадәр нәшер ителгән “Дуслык байрагы”нда басылып чыга. Шуннан соң ул «Зәй энҗеләре» әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзасына әйләнә. 1975 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясе «Дөнья матур, дөнья киң» девизы белән үткәргән «Чаткы» конкурсында аның шигыре беренче урынны ала.

Рухия Ахунҗанова республика массакүләм матбугат чараларының һәрберсендә катнашып килә, әсәрләре «Туган як авазы» (Зәй шәһәре, 1990), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (Казан, «Рухият», 2001) һәм «Илһам чишмәләре» (Казан, «Рухият», 2013) исемле күмәк җыентыкларда урын алган. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре, публицистик язмалары һәм методик эшкәртмәләре «Сөембикә», «Идел», «Мәйдан», «Ялкын», «Сабантуй», «Мәгариф», «Казан утлары», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт» (хәзерге «Гаилә һәм мәктәп» журналы), «Татарстан яшьләре», «Безнең мирас» газета-журналларында даими басылып тора. Безнең газета укучылары да аның әсәрләре белән еш танышып тора.

Мәртәбәле премия алуы белән без актив авторыбызны тәбриклибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев