Якшәмбе Татарстанда +20 градуска кадәр җылылык көтелә
Иртәгә, 23 апрельдә, Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава, төнлә кайбер районнарда урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил төньяк-көнбатыштан, көндез аның тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, көндез +15..+20 градус көтелә.
("Татар-информ")
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев