Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Иҗади эшләүче педагог

Бүгенге сәхифәбез район-шәһәребезнең татар теле укытучыларына багышлана.

Алар татар телен укыту белән генә чикләнмиләр, алар — милләт баласын үстерүчеләр. Яңалыкка әзер булган, үзен камилләштерергә теләгән, креатив татар теле укытучыларын «Зәй офыклары» редакциясе белән хезмәттәшлеккә чакырабыз. Сезнең укучыларыгыз белән бергә алып барган эшчәнлегегез турында, иҗат җимешләрегезне газетабыз битләрендә бик теләп бастырырбыз.

Галина Суханаеваның педагогик хезмәт стажы — 31 ел. 1992 елда Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетын тәмамлый. Яшь укытучы Бура-Киртә мәктәбенә рус теле укытучысы булып эшкә кайта. 1994 елдан Кадер мәктәбендә рус теле, татар теле һәм әдәбияты буенча балаларга белем бирә.

Галина Николаевна — иҗади эшләүче педагог. Намуслы, хезмәттәшләренә һәм укучыларына һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, игътибарлы булуы белән аерылып тора. Үз һөнәренең остасы балаларны чын күңелдән яратып хезмәт куя. Галина Николаевнаның укучылары төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашалар, республика, халыкара олимпиадаларда призлы урыннар алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев