Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәрләре — туры юл күрсәтү

Бүген илдә җинаять җаваплылыгын башкарту федераль инспекциясе оешуга 105 ел.

Зәй районында әлеге оешма хезмәткәрләре эчке хезмәтләр подполковнигы Андрей Иванов җитәкчелегендә нәтиҗәле хезмәт күрсәтә. Алар шартлы хөкем карары алучыларны туры юлга бастыру максатында эшли.

Бүген инспекция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан әлеге хезмәттә озак еллар эшләп лаеклы ялган чыккан мөхтәрәм затларны тәбрикләп аларның өйләрендә булдылар.

— Без ветераннарыбыз белән һәрчак элемтәдә, аларның бай хезмәт тәҗрибәсе, үтемле киңәшләре безнең өчен бик мөһим. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан без ветераннарыбызны, бүген иңгә-иң торып хезмәт куючы коллективны — Әбүзәр Шакиров, Гөлназ Биктимерова, Ләйсән Мартемьянова, Илсур Гайнулов, Рушат Бәхтевәлиев, Ядъкәр Хәбибуллин, Алексей Танчук, Румил Солтановны чын күңелдән тәбрик итәм, — диде Андрей Васильевич.

Ә ветераннар үзләренә күрсәтелгән олы хөрмәттән канәгать калып, алга таба да хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашып гомер итәргә вәгъдә биреп калдылар.

Коллектив исә туган як тарихы музеенда булып яңа экспонатлар белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев