Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Һөнәргә мәхәббәт өч буынны берләштергән

Зәй районының Иске Тәкмәк авылында яшәүче Крулевлар гаиләсендә педагогикага мәхәббәт нәселдән-нәселдән күчә.

Крулевларны бөтен авыл белә һәм хөрмәт итә, ә алар яшь буынны тәрбияләүчеләр, мәгарифкә хезмәт итүнең күркәм үрнәге. Әбиләре - Елена Крулева үзенең тормышын балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга багышлады. 1990 елдан башлап һәм ике дистә ел дәвамында ул Иске Тәкмәк  сигезьеллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Күп кенә авыл балалары өчен ул белем һәм игелек нигезләрен салган беренче һәм иң кадерле укытучы була.                

Үз һөнәренә  мәхәббәтне Елена Николаевна кызы  Маринада да тәрбияли алган. Бүген Марина Сергеевна, педагоглык юлын сайлап, гаилә эшен дәвам итә. 2015 елдан ул Аксар мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшләп, укучылары белән белемнәрен уртаклаша.    

                                                             

Хәзер исә  династия эстафетасын инде өченче буын "кабул итәргә" әзерләнә. 4нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы, оныгы Валерия, әбисе һәм әнисе кебек, беркөнне мәктәп тактасы янына басарга, балаларга белем бирергә   хыяллана.

фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев