Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Һава торышы бозыла: көчле буран булачак

Татарстанда 29 гыйнвар кичендә һәм 30 гыйнвар төнлә, иртән көчле җил, буран булуы ихтимал.

Районда да бүген кич, төнлә һәм 30 гыйнварда көндез буран көтелә.Юлларда көчле бозлавык, дип кисәтә синоптиклар. Республикада урыны белән күз күреме 1 чакрымга кадәр начарланачак, секундына 16 метрга кадәр көчле җил булачак. 

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Иң яхшысы- юлга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев