Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һәр гаилә, һәр баланың тәрбияле булуы мөһим

Районда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эшенең киңәйтелгән утырышы үтте.

Анда тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр һәм социаль киеренке хәлдәге гаиләләр белән эшләү, үтемле ысуллар турында сөйләштеләр.

Ростислав Аладышкин (яшьләр эшләре идарәсе башлыгы):

- Зәй муниципаль районында быел да өч балалар ял лагеры эшләячәк. Алар - “Факел”, “Ялта-Зәй” һәм “Созвездие” лагерьлары. Шулай ук, белем бирү йортлары каршында җәйге чорда хезмәт һәм ял лагерьлары да эшләячәк. Ә шәһәрнең күпкатлы йортлары ишегалларында “Минем ишегалды лагеры” проекты кысаларында кече яшьтәгеләр белән педагогик отряд әгъзалары шөгыльләнәчәк. Гомумән, быелгы җәйдә 2604 бала һәм яшүсмернең ялын колачлау күздә тотыла. “Факел”да – 904, “Ялта-Зәй”дә – 1200, “Созвездие” дә – 480 һәм тагын 20 яшүсмер өчен биредә палаткалы лагерь эшләячәк. Мәктәп яны лагерьларында - 855, ә хезмәт һәм ял лагерьларында 500 баланы туплау планы бар. “Минем ишегалды лагеры” проекты буенча бер мең бала колачланачак.
Быелгы ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар, Татарстанда Милли мәдәният һәм традицияләр елы буларак билгеләп үтелү сәбәпле, ял лагерьларында төп тәрбия темасы әнә шулар булачак.

Ә яшүсмерләрне буш вакытларында хезмәт белән тәрбияләү дәүләт программасы кысаларында җәйге чорда мәшгульлек үзәге аша 14-17 яшьлекләрне эшкә урнаштыру планы да гамәлдә. Июнь аенда – 70, калган ике айда 210 яшүсмер эшле булачак. Әлбәттә, беренче чиратта социаль хәле авыр булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны эшли итү күздә тотыла. Яшүсмерләр педагогик отрядларда, әйләнә-тирәне чистартуда катнашачак.
Шулай ук, яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче клублар, яшьләр үзәкләре балалар-яшүсмерләрнең буш вакытларын файдалы үткәрү өчен бөтен шартларны тудырачак. Төрле чаралар оештыру белән бергә биредә яшүсмерләргә психологик ярдәм турында да кайгыртабыз. Быел Әлмәтнең “Нур” үзәге белән килешү төзедек. Аның кысаларында биредә яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтеләчәк.

Ирина Грузинцева («Радость» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә ярдәм итү бүлеге мөдире):

- Агымдагы елның беренче кварталында “Социаль куркыныч халәттә булган гаиләләрне һәм балаларны мониторинглау һәм исәпкә алу” мәгълүмати системасына 14 гаилә турында хәбәр килеп иреште. Тикшерүләр, өйрәнүләр нәтиҗәсендә шулардан 11 гаилә профилактик исәпкә алынды. Ә төзәлү сәбәпле 12 яшүсмер һәм 5 гаилә исәптән төшерелде. Агымдагы елның 1нче маена ведомствоара социаль патронажлыкта 22 гаилә тора. Шуларның 12се – тулы гаиләләр, 10сы – тулы булмаган гаиләләр. Гомумән алганда, 6сы күпбалалы гаилә. Әлеге социаль яктан борчулы булган гаиләләрдә 45 яшүсмер тәрбияләнә. Ата-аналарны без махсус исәпкә балаларына тиешле тәрбия бирмәгән очракта куябыз, нигездә алар алкоголь кулланып үз-үзләренә контроль югалтучылар. Ә яшүсмерләр төрле спиртлы эчемлекләр кулланган очракта, хокук бозулар кылганда даими күзәтүгә алына.

Спритлы эчемлекләр кулланучы ата-аналар үзәк дәваханәдә стационарда дәвалана. Шундый 7 гаиләдән 10 ата-анага дәвалау курслары үткәрү мөмкин булды. Ә 4 әти-әни Түбән Камада комплекслы тернәкләндерү үтә. Ә социаль яктан куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне иң отышлы тәрбияләү чарасы – ул хезмәт. Шуңа да җәйге чорда беренче чиратта, нәкъ менә шундый яшүсмерләрне эшле итүгә төп игътибарны юнәлтү мөһим.

Айдар Хәбибуллин (янгын күркынычсызлыгын күзәтү буенча бүлек башлыгы урынбасары):

- Агымдагы ел башыннан районда 69 янгын теркәлде, бәхеткә аларда җәрәхәтләнүче, үлүчеләр юк. Ә менә узган ел янгыннарда ике баланың зыян күрүе билгеле. 2022 елның 30 гыйнварында районның бер авылында торак йортта янгын чыгып, балаларны йорттан алып чыкканда алар пешү җәрәхәтләре алалар. Янгын электр чыбыгында кыска ялганыш барлыкка килү сәбәпле төнлә белән чыга. Торак йорт автоном янгын куркынычсызлыгы приборы белән җиһазландырылмаган була. Шуннан соң “Торак” операциясе үткәрелеп, социаль хәле авыр гаиләләргә рейдлар үткәрелде, аңлату эшләре алып барылды. Махсус исәптә булган 14 гаиләгә янгын куркынычсызлыгы приборлары урнаштырылды, тагын шундый 10 гаиләгә приборлар урнаштыру
кирәк, хәзерге вакытта әлеге мәсьәләне хәл итү өстендә эш бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев