Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Һәр бизәгенә күңел җылысы салынган

Илназ Зариповның кулларыннан гөлләр тама.

Илназ Чыбыклы авылында Наҗия апа белән Раиф абый Зариповлар гаиләсендә туа. Наҗия апа дүрт баласын да кешелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә, гаилә учагын саклауга зур игътибар бирә. 
Наҗия апа авылда бик күп еллар сыер савучы булып эшли. Раиф абыйны авылдашлары эшен җиренә җиткереп башкаручы тракторчы, фермада эшләүче буларак беләләр. Ул кышын колхоз малларын караса, җәен тракторда җир сөрә, иген үстерә. Шундый булган гаиләдә кечкенәдән эш тәмен тоеп, ике малай һәм ике кыз үсә. Хәзер инде алар барысы да гаиләле, әти-әниләреннән алган тәрбияне балаларына биреп үзләре балалар тәрбиялиләр. 
Илназ урта белемне Чыбыклы мәктәбендә ала. Мәктәптә укыганда спорт белән шөгыльләнә. Бигрәк тә чаңгы, татарча көрәшне үз итә егет. Икенче сыйныфта укыганда ук милли көрәш түгәрәге алып баручы Илфат Гадершинның түгәрәгенә языла. Һәм мәктәпне тәмамлаганчы төрле ярышларда катнаша, үз үлчәү авырлыгында авыл, районкүләмендә призлы урыннар яулый. 
-Көрәш белән шөгыльләнүемә мин бүгенге көндә дә Илфат абыйга рәхмәтле. Ул безне милли көрәш белән шөгыльләнү өстенә, тормышта да үз урыныңны табу өчен көрәшергә өйрәтте, - ди Илназ. 
Спорт белән дус булган егет мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Аннан хәрби хезмәткә алына: атом су асты көймәсендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Чыбыклы мәктәбендә ике ел балаларга физик тәрбия буенча белем бирә. Зәй шәһәренә күченеп килгәч, Илназ тормыш иптәше Ләйләне очрата. 2005 елда алар гаилә кора. Ләйлә – Сармашбаш авылы кызы. Бүгенге көндә балалар бакчасында эшли. Ике кыз үстерәләр. Олы кызлары Чулпан X сыйныфта укый. Ул җыр, бию түгәрәгенә йөри. Кече кызлары Диләрә VI сыйныфта укый. Әтисенә охшаган Диләрә! Ул чаңгыда йөрергә ярата, җырлый. Илназ үзе дә җырларга ярата. Мәктәптә укыганда, һәр мәдәни чарада Илназ җыр яки нәфис сүз белән чыгыш ясый, үзешчән театрда уйный. 2006 елда янгын сүндерү оешмасына эшкә килә. Эштән бушаган арада Илназ үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыра: тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәләре, йорт номеры, урам исемнәре язылган элмә такталарны челтәрләп ясау белән шөгыльләнә башлый. Иң беренче булып үзе туып-үскән йортны бизәп куя. 
Аларның йорты әллә кайдан күзгә ташлана. Матур итеп бизәлгән, челтәр-челтәр итеп эшләнгән капка-койма, чәчәкләргә уралган тәрәзәләр. Һәр бизәгенә күңел җылысы салынган. Илназ үзенчәлекле итеп, калайдан бизәкле тәрәзә йөзлекләре ясый. 
- Элекке тәрәзә йөзлек-ләре, капка-коймалар хәзерге-ләреннән шактый аерылса да, алардагы милли орнаментлар шул ук. Яшь барган саен үзеңнән эз калдырасы килү теләге арта. Үзебезнең йортны матурлап бетергәч, башка кешеләр дә кызыксына башлады. Киң колач белән үк булмаса да, әлеге эш белән бик теләп шөгыльләнәм, - ди Илназ. 
Аны бу эшкә беркем дә өйрәтмәгән, махсус курслар да узмаган. Шулай да бу эшнең осталары белән киңәшкән. 
- Дизайн таләпләрен төгәл үтәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе була. Һәрбер йортка индивидуаль якын килергә кирәк. Төрле милләт кешеләренә ясарга туры килә. Зәңгәр төсне күбрәк ярата халык. Аннары яшел, кызыл, шоколад төсләре китә, – ди ул. 
Илназ тәрәзә йөзлекләрен үзенең остаханәсендә эшли. Биредә һәр нәрсә уңайлы итеп урнаштырылган: киселгән калайларны беркетеп кую өчен элмәкләр дә, эш өчен кирәкле башка җиһазлар да. Ул ясаган әйберләрне күргәч, аның оста куллы кеше булуына, матурлыкка гашыйк икәненә инанасың. 
- Әти янына кайчан барма, калай кисү, бизәк төшерү белән мәшгуль ул. Бизәкләрне дә яңартып торырга тырыша. Әтиебезгә бу эшендә тимерче дә, рәссам да булырга туры килә, - ди кызы Чулпан. 
Алар әтиләре янында еш булалар. Кемдер калай кисәргә булыша, кемдер беркетеп тора. Күмәк эш тау күчерә, дип юкка гына әйтмиләр шул. Аның күңел җылысын салып, төрле бизәкләр кулланып ясаган тәрәзә йөзлекләре – чын сәнгать әсәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев