Һәр балага йөрәк җылысын салып
«Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте активистлары Зәй балалары белән эшләде.
Зәйнең балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырган «Гармония души - помощь детям с ОВЗ» дип исемләнгән чара үтте.
Аның максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга иҗади сәләтләрен үстерүдә ярдәм итү, киләчәккә һөнәри ориентация бирү.
Чарага районда яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрдән ата-аналар һәм балалар үзләре дә чакырылган иде. Мөһим чарада катнашучыларга һәм оештыручыларга район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән сәламләү сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова җиткерде һәм нәтиҗәле эш теләде.
“Һәр бала өлкәннәрнең йөрәк җылысын тоеп, киләчәккә максатлар билгеләгәндә, аның уңышлы буласына шик юк. Хәрәкәт активистларының Зәебезгә килеп эшләвенә зур рәхмәтебезне белдерәбез”, – дип ассызыклады ул чыгышында.
Чарада 20 гаиләдән 26 бала катнашты. Башта тамашачылар алдында Казанның музыка мәктәпләрендә укучы физик мөмкинлеге чикләнгән талантлар чыгыш ясады. Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбе укучылары Аида һәм Аиша Абдуллиналар, Даниил Шестаков, Җәмил Хәмитов башкаруында чыгышлар мул алкышларга күмелде.

Соңыннан иҗтимагый хәрәкәт кураторлары Зәй балаларына иҗади һәм һөнәри мөмкинлекләрне барларга ярдәм итүче мастер-класслар үткәрделәр. Ә аларның ата-аналары өчен педагог-психолог белән тренинг, музыка дисциплиналары педагоглары өчен мастер-класслар да булды.
Хәрәкәтнең югары Совет башкарма рәисе Алсу Тарханова Зәйдәге чараның оешкан төстә үтүен билгеләде.
– Менә шулай урыннарда актив төстә эшләгәндә генә без физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның киләчәктә үз урыннарын табуына ирешә алачакбыз. Безнең иҗтимагый хәрәкәт 1999 елдан күп төрле юнәлешләрдә эшли, ә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләү аеруча мөһим урын тота, – диде ул.
Иҗтимагый хәрәкәтнең Зәйдәге җирле бүлеге (җитәкчесе Әминә Биккинина) эше уңай бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев