Гүзәл Хәмидуллина: «Балаларны тәрәзәдән егылудан саклагыз!»
Җәй җитү, эссе көннәр башлану белән балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары арта. Хәвеф-хәтәрдән саклану өчен әти-әниләргә гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһим.
Аеруча тәрәзәләргә чебен-черкиләр кермәсен өчен куелган москит сеткалары куркыныч. Алар балаларны егылудан сакламый. Киресенчә, шул сеткага таянган бала сеткасы белән бергә аска мәтәлергә мөмкин.
— Тәрәзәдән егылу балаларның имгәнүе һәм үлеменең төп сәбәпләренең берсе булып тора. Балалар табигый кызыксынучанлык аркасында ачык тәрәзә янына еш баралар. Кечкенә балалар бик кызыксынучан, хәрәкәтчән һәм аларда әле тормышны саклаучы инстинктлар формалашмаган, ягъни курку хисе юк. Баланы бик кыска вакытка да үзен генә калдырмагыз, бигрәк тә бүлмәдә ачык тәрәзә булганда. Тәрәзә янында мебель тормасын, бала менәрлек булмасын. Булдыра алганча тәрәзәне өстән ачарга тырышыгыз. Иң яхшысы — тәрәзәләргә бала ача алмаслык махсус фиксаторлар кую, тимер рәшәткәләр урнаштыру, — ди район үзәк дәваханәсе педиатрия бүлеге мөдире Гүзәл Хәмидуллина.
Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырыгыз. Олыракларын кечкенә балалар артыннан карарга өйрәтегез. Гомумән, балаларыгызны бик кыска вакытка да үзләрен генә калдырмаска тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев