Гүзәл Шәрәфиева: “Яшьләрне бербөтен итеп берләштерәбез”
Район яшьләр эшләре идарәсен бер елдан артык Гүзәл Шәрәфиева җитәкли.Яшьләр әйдаманы буларак ул һәркемгә ачык, һәрвакыт эзләнүдә һәм яшьләр арасында. Яшьләр көне уңаеннан без Гүзәл Махияновна белән әңгәмә кордык.
– Гүзәл Махияновна, әңгәмәне үзегез белән таныштырып үтүдән башлыйк әле...
– Мин – Зәй кызы. Татар гимназиясендә белем алдым. Мәктәптә укыганда ук активлардан идем. Зәй телевидениесендә хәтта “Модные штучки” дигән тапшыру да алып бардым. Яшьләрнең “Алтын каләм” бәйгесендә җиңү яулап, теплоходта сәяхәткә дә бардым әле. Тормышымны журналис-тика белән бәйләрмен дип уйлаган идем, ләкин соңгы мизгелдә карарымны үзгәрттем һәм укытучы һөнәрен сайладым. Түбән Биш мәктәбендә,татар гимназиясендә инглиз теле дәресләре укыттым. Аннан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары булып хезмәт куйдым. Һәрвакыт яшьләр арасында мин.
– Безнең район яшьләре нинди? Аларны нәрсә борчый, нәрсә белән шөгыльләнергә тели?
– Хәзерге вакытта районда 14–35 яшьлек 12500 кеше яши. Яшь буын – безнең җәмгыятьнең чагылышы. Бүгенге заман яшьләре бик актив. Аларның акча эшлисе, матур яшисе килә. Бүгенге көндә Ватанга мәхәббәт, патриотлар тәрбияләү темасы балачактан ук аерым мәгънәгә ия. Элек белем алган яшьләр чит илгә китеп яшәү җаен караса, хәзер алар үз илебезне көчле итеп күрергә, яшәүне уңайлы итәргә тели. Шул ук вакытта Зәй яшьләре хезмәт сөючәнлеге, ихласлыгы һәм тирә-юньдәгеләргә ярдәм итәргә әзерлеге белән аерылып тора.
– Сезнең эшегезнең үзенчәлеге нәрсәдә?
– Яшьләр белән эшләүдә иң мөһиме – намуслы һәм ачык булып калу. Район-шәһәрдә яшьләр өчен төрледән-төрле чаралар үтә. Аларның күбесе яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауга юнәлдерелгән. Моның өчен хөкүмәт дәрәҗәсендә законнарны, норматив-хокукый актларны белү мөһим. Безнең идарә белгечләреннән көчле оештыру сәләте таләп ителә. Район яшьләр эшләре идарәсе шундый көчле белгечләрдән тора да инде. Бүгенге көндә безнең алда җәйге ял-савыктыру кампаниясен имин, шул ук вакытта яшьләр өчен истә калырдай, файдалы да, кызыклы да итеп оештыру бурычы тора. Төрле яклап компетентлы булу таләп ителә. Әлеге өлкәдә тәҗрибәбез зур. Көчле команда булганда, эшләргә дә җиңел. Заман белән бергә атлау һәм яшьләр ихтыяҗын үтәү – безнең бурыч.
– Гүзәл Махияновна, авыл яшьләре өчен махсус ниндидер чаралар оештырыламы, алар читтә калмыймы?
– Без авылларга да чыгып чаралар оештырабыз. Хәзер транспорт мәсьәләсендә кыенлыклар юк. Авыл яшьләре шәһәрдә узучы чараларда да актив катнаша. Интернет челтәрендәге мессенджерларда төрле проектлар, программалар, чаралар турында мәгълүматлар биреп киләбез. Алардан һәркем хәбәрдар. Авыл яшьләре тыйнаклыгы белән аерылып тора. Күптән түгел районда узган “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” уенында Кадер мәктәбе укучылары үзләрен көчле команда буларак күрсәтте. Алар тарафыннан әзерләнгән номерлар заманча, кызыклы булуы белән аерылып торды. Без яшьләрне авыл, шәһәр баласына бүлмибез, талантлы яшьләрне күреп, аларны үстерергә тырышабыз.
– Яшьләр көнендә безнең яшьләребез өчен районда нинди чаралар узачак?
– Яшьләр көне 5 июльдә Ринат Фәрдиев исемендәге парк-та билгеләп үтәчәк. Программада лотерея уены, яшь мастерлар ярминкәсе, футболкалар бизәү буенча мастер-класс, брейк-данс, “Автотавыш” автомобиль мәдәнияте фестивале, яшьләр рок группалары, “Шум гам” кавер төркеме, NLO төркеме чыгышлары каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев