Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гуманитар ярдәм җыела

Зәй хәрбиләренә чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрү өчен районда зур эш алып барыла. Шуны онытмыйк, без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.

Хәрбиләргә бүгенге көндә кирәк булган техник җиһазлар, инструментлар, төзелеш материаллары, медикаментлар һәм башка бик күп кирәкле әйберләр алу өчен средстволар җыю бара. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка ничек ярдәм итүләре турында бик күпләребез ишетеп үстек. Алар илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән. Хәрбиләребез үзләре аларны кайгыртып ярдәм кулы сузучы һәркемгә рәхмәтлебез, диләр.
-Егетләребезгә ярдәм җыюда теләсә нинди сумма – 10, 50, 100 сум да бик мөһим. Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Теләгән кеше исемлектәге кирәкле булган әйберне үзе алып бирә ала. Һәркем үз теләге белән әлеге изге эшкә кушылсын иде. Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп көтик, - ди волонтерлар.
Ярдәм итәргә теләге булучылар “Зәй җылысы” (“Теплый Заинск”) хәйрия фондына мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев