Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гриппка каршы көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы — вакытында прививка ясату

Көз – йогышлы авырулар таралу чоры. Шуларның берсе – грипп.

Гриппка каршы прививка ясау — авыруны профилактикалауның төп һәм иң нәтиҗәле ысулы.

Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, 2 октябрьгә Зәй районында 11020 кеше грипптан прививка ясаткан, шуларның 2491е — балигъ булмаганнар. Бу — планның 34 проценты. Эпидемиядән саклану өчен 32263 кешене вакциналаштыру мөһим.

28 августтан бу атна башына район үзәк дәваханәсендә 105 йогышлы авыру теркәлгән: шуның 19ы — җил чәчәге (ветряная оспа), 1ешәре — микроспория, коронавирус, талпан тешләү очрагы, 79 кешегә кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелган.

— Шуны истә тоту мөһим: гриппка каршы иммунитет барлыкка килсен өчен прививкадан соң ике атна вакыт кирәк, шуңа күрә прививканы салкын тию авырулары сезоны башланганчы ясау мөһим. Вирус һава-тамчы юлы белән йога, ягъни грипп белән чирләүче әйләнә-тирәдәгеләрне сөйләшкәндә, йөткергәндә вирус таратып зарарлый. Авыру кеше шәхси гигиена таләпләрен үтәмәгән очракта көнкүреш шартларында да инфекцияне эләктерү куркынычы бар. Инфекция юылмаган куллар аша да бик тиз күчә. Шуңа күрә кулларны юарга, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда битлекләр кияргә кирәк. Риск зонасына сәүдә, мәгариф, медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм мәктәп укучылары керә. Иммунитет түбән булу сәбәпле, авыру йоктыру куркынычы булган өлкән яшьтәге кешеләргә дә гриппка каршы прививка ясату мөһим, — дип киңәш итә «Роспотребнадзор»ның ТР буенча идарәсе Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев