Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ГРЭСны төзүчеләргә һәйкәл

Зәй ГРЭСында яңа монумент сафка басты. Ул станциянең беренче төзүчеләре истәлегенә эшләнде. Энергетикларның һөнәри бәйрәме уңаеннан һәйкәл тантаналы төстә ачылды.

Анда төзүче ир-егет белән хатын-кыз образы гәүдәләндерелгән. Скульптураның авторы — шәһәребез рәссамы Фазыл Шиапов. Ул әлеге скульптура өстендә бер елга якын эшләгән. Композиция идеясен рәссамга предприятие хезмәткәрләре үзләре тәкъдим иткән. 

«Безнең заманда технологияләр гаять зур тизлек белән үсә һәм дөнья торган саен үзгәрә бара, ә мөһим вакыйгаларның башлангычында торучыларны истә тоту, алар турындагы матур истәлекләрне яшь буынга тапшыра бару бик мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә Зәй ГРЭСы территориясендә әлеге мөһим объектны беренче төзүчеләргә багышланган монумент урнаштырылды», — ди ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров. 

Монумент ике төзүче — ир-ат һәм хатын-кыз фигурасыннан торган скульптур композициядән гыйбарәт. Бу образлар очраклы гына сайланмаган: алар станция төзүгә үз көчләрен һәм күңел җылысын салган кешеләрнең үҗәтлеген һәм хезмәт сөючәнлеген гәүдәләндерә. 

Фазыл Шиапов сүзләренчә, эш узган ел хатын-кыз фигурасын әзерләүдән башланган, ә быел исә рәссам унбер көн эчендә ир-ат монтажчы фигурасын ясаган. Аның кулында — кувалда. 

«Мин ир-ат фигурасының кулына нинди инструмент тоттыру турында озак уйладым. Төрле вариантлар булды. Шулай да кувалда станцияне беренче төзүчеләр өчен иң кулай корал дип таптым, чөнки төзелеш нәкъ менә шуннан башланган», —дип сөйли Фазыл Шиапов. 

Фигуралар тимер каркастан һәм бетоннан тора. Ир-ат скульптураның биеклеге — 2,2, ә хатын-кыз сынының биеклеге — 2 метр. Композиция станция территориясенең иң җанлы участогында — төп офис белән ашханә арасында урнаштырылган. Станция хезмәткәрләре рәссамның бу символик эшенә сокланалар. Монумент янында селфи һәм фотосурәтләр ясыйлар. Энергетиклар өчен бу —скульптура гына түгел, ә станция төзелешенә беренче ташны салган, фундамент төзегән фидакарь кешеләр турында кадерле истәлек. 

Фазыл Шиаповның ГРЭСта бу беренче эше генә түгел. Аның сүзләренә караганда, станция территориясендә алар шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев