ГРЭС ветераны 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Зәйдә ГРЭС ветераны Венера Идрис кызы Кухарьны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.
Ул озак еллар хезмәт юлын станциядә фидакарь хезмәткә багышлаган. Олы яшьтә булуына карамастан, әле бүген дә юбилярша шәһәр тормышында актив катнаша. Төрле чараларда шигырьләр сөйли, кул эшләре белән шөгыльләнә, әйләнә-тирәдәгеләргә күңел җылысын өләшә.
Венера Идрисовна озак еллар Зәй ГРЭСында кулланылган суларны чистарту лабораториясендә эшләде, шул рәвешле предприятиенең экологик иминлегенә өлеш кертте. Хезмәттәшләре аны җаваплы һәм киң күңелле кеше буларак искә ала, кемгәдер ярдәм итәргә ул һәрвакыт әзер иде, диләр.
Пенсиягә чыккач, ул үзен иҗатка багышлый. Ул шәһәрдәге чараларда хәрби тематикага һәм татар классиклары әсәрләренә өстенлек биреп, шигырьләр укый. Әмма юбилярның төп мавыгуы — бәйләү. Элек ул гаилә әгъзалары өчен җылы киемнәр бәйләсә, ә хәзер дусларына һәм танышларына ел символлары һәм башка кулдан ясалган сувенирлар бүләк итәргә ярата.

Венера Кухарь юбилеен балалары, оныклары, оныкчыклары белән бергәләп билгеләп үтте һәм алга таба да шат күңел, актив тормыш белән яшәргә вәгъдә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев