Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

ГРЭС — остазлар бәйгесе җиңүчесе

Зәй ГРЭСы «ТРда иң яхшы остазлык практикасы» конкурсының төбәк этабында «Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча иң яхшы остазлык практикасы» номинациясендә җиңүче булды.

Бу көннәрдә Казанда узган бүләкләү тантанасында станция директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Галиуллинга махсус кубок тапшырылды. Мәртәбәле бүләкне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары һәм сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко бирде.

«Остазлык соңгы вакытларда бераз онытыла барган һәм менә хәзер яңадан торгызыла торган нәтиҗәле корал. Һәм мин сезнең барыгызның да бу эштә актив катнашуыгызга рәхмәтлемен. Остазлар остазларны тәрбияли бит. Ә иң яхшы остаз — сезнең тәҗрибәгез. Һәм без үрнәк тәҗрибәләрне башка предприятиеләрдә дә тарату, җәелдерүне кулланачакбыз», — диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры.

Әлеге конкурс «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында инде бишенче ел уздырыла һәм ике — төбәк һәм федераль этапларны үз эченә ала. Ул предприятиеләрнең үсешенә һәм нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә торган уңышлы тәҗрибәләрне ачыкларга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев