ГРЭС коллективы һөнәри бәйрәмнәрен нәтиҗәле хезмәт белән каршылады
Бәйрәм чарасында хезмәт коллективын район башлыгы Разиф Кәримов, предприятие директоры Дмитрий Прохоров котладылар.
Очрашу барышында ГРЭСта башкарылган эшләр, алдагы елга бурычлар турында да сөйләшү булды. Район башлыгы коллективны районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.
Соңыннан иң-иңнәргә бүләкләр тапшыру тантанасы булды.
Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы Мактау грамоталары, республика бүләкләре, район башлыгы һәм «Татэнерго» АҖ, ГРЭС җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә күп кенә хезмәткәрләр лаек булды. Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы Мактау грамоталары белән ГРЭСның баш инженеры Андрей Юдин, инженер Людмила Назарова, токарь Виталий Майоров бүләкләнделәр.
Сез аларны фоторепортажда күрә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев