Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ГРЭС инженерлары— илкүләм һөнәри бәйге җиңүчеләре

26-30 ноябрьдә Санкт-Петербургта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы узды. Мондый масштаблы чарада беренче тапкыр Зәй ГРЭСы хезмәткәрләре дә катнашты.

Анда предприятиенең беренче категорияле электроника буенча инженеры Булат Шәйхетдинов «Сәнәгать автоматикасы» компетенциясе буенча индустриаль зачет конкурсанты булды. Булатның эксперт-остазы технологик процессларның автоматлаштырылган идарә системы цехы башлыгы урынбасары Василий Коробов.

Ә икенче категорияле электроника буенча инженер Эрик Полка «Челтәр һәм системалы администрирование» компетенциясе буенча индустриаль зачетта конкурсант булды. Эрикның эксперт остазы инженер Сергей Комаров.

«Конкурска әзерләнү вакыты чикле булуга карамастан, ГРЭС предприятиесе егетләре үз компетенцияләрендә көмеш медальләр яуладылар», — дип язалар предприятиенең «Телеграмм» каналында.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов катнашкан.

Фотолар ГРЭСның ТГ каналыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев