Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ГРЭС һәм яңа транспорт чаралары тәэсирләндерде

Кунаклар Зәй районының мөһим икътисади предприятиесе булган ГРЭСны да карадылар.

 Станция 60 еллык тарихы булуга карамастан, бүген дә республикабыз энергосистемасында әйдәп баручы предприятие булып тора. Электр энергиясе җитештерү биредә узган ел аннан алдагы елга караганда, 15 процентка арткан. Станциядә очрашу барышында ПГУ-850 энергоблогының төп җиһазын башка җитештерүчегә алыштыру турында сөйләшүләр баруы ассызыкланды.

Ә эшлекле көннең иң тәэсирле мизгелләре, мөгаен, «Энергетик» Мәдәният сарае каршында узган чарада булгандыр. Биредә икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тантаналы төстә районга пассажирлар йөртү өчен биш ПАЗ автобусы, ике мәктәп автобусы, кар чистарту өчен махсус җиһазландырылган ике МТЗ тракторы, бер ашыгыч ярдәм машинасы ачкычларын оешма җитәкчеләренә тантаналы төстә тапшырды. Ул транспорт чараларыннан нәтиҗәле файдаланып, тырыш хезмәт итәргә чакырды. Разиф Кәримов саллы бүләкләр өчен министрга һәм республикабыз Рәисенә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев