Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Госпитальләргә – егерменче гуманитар ярдәм

19 майда Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан Луганск госпиталенә һәм алгы сызыктагы хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды.

Бу – «Закамье – Помощь госпиталям» төркеме волонтерлары аша Зәйдән озатылган егерменче гуманитар ярдәм. 20 тонналы зур йөк машинасы кирәкле әйберләр белән тулган иде.
Гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, яшьармиячеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре, зәйлеләр килде.
— Без бүген тагын бер мөһим миссия башкарабыз. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән безнең ир-егетләребез илебез чикләрен саклап, Оборона министрлыгы куйган бурычны лаеклы үтиләр. Безнең төп бурычыбыз – аларны беренче чиратта кирәкле әйберләр белән тәэмин итү. Зәйлеләр гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш керткән һәр кешегә, активистларга, волонтерларга рәхмәт белдерәм, — диде чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.
Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт районының Тихоновка авылында яшәүче битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр берләшеп, уртак җиңү өчен, хәрбиләребезнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен зур эш алып баралар. Гуманитар ярдәм күрсәтүчеләрнең тугыз ноктасының үзәге — Зәй. Госпитальләр, алгы сызыктагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю Зәйнең үзәк стадионында оештырылган.
Җыелган гуманитар ярдәм арасында озак саклана торган азык-төлек, алмаш киемнәр, медикаментлар, култык таяклары, урын-җир әйберләре, сетка-рабица, су һәм ягулык мичкәләре, төзелеш материаллары, пижамалар һәм башка бик күп кирәкле булган әйберләр бар. Гуманитар ярдәмне йөк машинасына төяүдә 3нче мәктәп укучылары зур ярдәм күрсәткән.
– Гуманитар ярдәмне җыюда үзеннән өлеш кертүче һәркемгә, предприятиеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең кызлар һәр көнне диярлек, эштән соң стадионга килеп, башка шәһәрләрдән һәм Зәйдән китерелүче гуманитар ярдәмне капларга тәртипләп тутыра. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовка аерым рәхмәт. Ул безнең төркемгә һәрвакыт булышлык итә. Бу юлы да йөк машинасы аның ярдәме белән юлга кузгалды, – ди «Закамье — Помощь госпиталям» төркеме җитәкчесе Наталья Березина.
Эш моның белән туктап калмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыеп озату өчен җиң сызганып эшкә кереште. Тик пижамалар тегүдә кыенлыклар бар икән.
– Моңа кадәр укучылар тегә иде пижаманы. Хәзер алар имтиханнарга әзерләнә. Пижамалар тегәр өчен өлге кисүчеләр һәм тегүчеләр кирәк. Битараф булмаган кешеләр бу эшкә алынсын иде, – ди Наталья Березина.
Гуманитар ярдәм инде тиешле адреска барып җиткән.
– Татарстан безне һәрвакыт хәрбиләребезгә гуманитар ярдәм җибәрүдә активлыгы белән сөендерә. Хәрбиләргә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәт. Зәй районы башлыгы Разиф Галиевич Кәримовка даими ярдәме һәм безгә терәк булганы өчен бөтен команда исеменнән рәхмәт белдерәбез, – дип җавап та килгән волонтер Янадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев