Гомуми йорт милке өчен түләүләргә үзгәрешләр кертелә
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 3 февралендә чыккан 92нче карарына үзгәрешләр кертелде.
Ул күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен карап тоту өчен билгеләнүче исәп-хисап кагыйдәләренә кагыла. Үзгәрешләргә Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ренат Хаҗипов аңлатма бирә:
- 2022 елның 1 сентябреннән үзгәрешләр үз көченә керде: анда йортларда яшәүчеләрнең капиталь ремонт өчен гомуми йорт милкен тотуга түләүләргә ел саен төзәтмәләр кертү тәртибе билгеләнде. Һәр елның беренче кварталында идарәче оешмалар ресурсларны исәпкә алуның коллектив приборлары булган һәм исәпләүләр нормативын кулланган йортларда түләүне яңадан исәпләячәкләр. Гомумйорт исәпләү приборының күрсәткечләре ел нормативы суммасыннан зуррак булса, гомуми йорт милке өчен исәпләүләргә төзәтмәләр кертеләчәк. Бу очракта милекчеләргә гомуми йорт милке өчен өстәмә түләр кирәк булачак.
Беренче төзәтмә 2023 елның беренче кварталында ясалачак, анда 2022 ел өчен яңадан исәпләү башкарылган була.
Сораулар туганда, идарәче компания яки торак милекчеләре ширкәтенә, шулай ук җаваплы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев