Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гомер сукмагыннан 45 ел бергә

45 ел бергә гомер итү — бик зур бәхет. Ә шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү — үзе бер мәртәбә.

Кабан-Бастрык авылында да матур, тату гомер кичерүче, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бихисап. Шуларның берсе — Анастасия белән Анатолий Кукиннар гаиләсе.

Алар бер-берсен кечкенәдә белеп үсәләр, чөнки бер урамда яшәп, бер мәктәптә укыйлар.

Тарас һәм Зинаида Брицовлар гаиләсендә беренче бала булып кызлары туа. Аңа Анастасия дип исем кушалар. Ул кечкенәдән тырыш, уңган, сабыр, тыйнак кыз булып үсә. Мәктәпнең дә иң алдынгы, иң актив укучысы була.

Ә Анатолий Порфирьевич укытучылар гаиләсендә туа. Кабан-Бастрыкның иң оста баянчысы ул. Авылдагы бәйрәмнәр, Сабантуйлар, концерт-кичәләр, туйлар бу егеттән башка узмый. Өч ел Тын океан флотында өлкән матрос, су асты көймәсендә өлкән электрик булып хезмәт итә. Авылга матрос киеменнән кайткан егеткә байтак кызлар кызыга. «Без яшь вакытта матрос егетләрнең кызлар каршында дәрәҗәсе югары иде», — ди бу чор кызлары. Тик Анатолийның күзе авылның иң чибәр кызы — Настяга гына төшә.

1978 елның 6 ноябрендә яшь Кукиннар гаиләсе барлыкка килә. Көз — туйлар чоры. Ә керәшен авылларында туйлар җырдан башка узмый. Кодаларның бер-берсенә кара-каршы җырлавы үзенә күрә бер опера булган заманында. Туй да беренче атнада егет ягында узса, икенче атнада кыз ягы кунаклар җыйган.

Бер ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр, аларны укытып зур тормыш юлына чыгаралар. Аларның хәзер үз гаиләләре бар, оныклары да әби-бабайларын сөендереп тора.

Тормыш итү — диңгез кичү, диләр. Диңгездә тыныч һәм давыллы вакытлар булган кебек, тормыш та гел җай белән генә бармый. «Ә бер-береңә юл биреп, ихтирам итеп яшәсәң, барысын ерып чыгарга була», — дигән фикердә Анастасия Тарасовна белән Анатолий Порфирьевич.

— Тормыш иткәндә югалтулар да булды. Сынмыйча, сыгылмыйча, нык булып яшәргә тырыштылар түти белән җизнәбез. Гомер буе тырыш хезмәт белән яшәделәр. Оныкларга шатланып, аларга бар наз-тәрбияләрен бирәләр. Уллары урынына таза, сөлек кебек ике кияү килде, — ди сеңелләре Галина Тарасовна, апасы һәм җизнәсе белән горурланып.

Кайчандыр Чаллыда яшәгән гаилә лаеклы ялга чыккач, Кабан-Бастрыкка кайтып төпләнә. Авылның, Дүрт-Мунчаның мәдәни тормышын ямьләп яши алар. Анастасия Тарасовна безнең «Зәй офыклары» газетасы белән дә тыгыз элемтәдә тора. Ул Россиянең мактаулы доноры исемен йөртә. Үз гомерендә 80 мәртәбә кан биргән. Аена икешәр тапкыр кан тапшырган очраклары да булган. Беренче тапкыр ул 19 яшендә кан тапшырган булган. Канны 40 тапкыр, кан плазмасын 60 һәм аннан да күбрәк тапшыручыларга «Россиянең мактаулы доноры» дигән күкрәк билгесе тапшырыла.

— Без гаиләдә дүрт кыз үстек. Бүген дә балачактагы кебек бер-беребезне күрми торсак, сагынышабыз. Әтиебез бары — бергә, югы — уртак, дип әйтергә ярата иде. Шулай бергә күңелле итеп, ярдәмләшеп, дус-тату яшибез. Анастасия түти белән Анатолий җизни янына үз әти-әниебез янына кайткан кебек кайтып йөрибез. Бу гаиләдә һәркемне ачык йөз, киң күңел белән каршы алалар. Җизни кулына гармунын алып, бергәләшеп җырлап-моңланып утырырга яратабыз, — ди Галина сеңелләре.

Менә шулай тормыш тәгәрмәче гел алга тәгәри. Кышны яз, язны җәй, җәйләрне исә көзләр алмаштыра. Шул сихри дөньяның матурлыгына таң калып, зур тырышлык белән хезмәт итеп, гомерләрнең узганын сизми дә Кукиннар.

45 ел бергә яшәү сере белән дә уртаклашты алар: бер-береңне санлап, киңәшләшеп гомер итү мөһим. Бу хакта әни кеше балаларына әйтеп, искәртеп тора.

— Әлбәттә, төрле чаклар була, тик ачу чыкса, юл куя белергә кирәк, — дигән фикердә Анатолий Профирьевич та.

Аларга исәнлек-саулык, тигез тормыш телибез, балалары һәм якыннары шатландырып кына торсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев